Чаллы шәһәрендә яшәүче берәү төсле металл ватыгы белән эш итү кагыйдәләрен бозган

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә кара һәм төсле металл ватыгы һәм калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Закон бозучы тиешле рөхсәт документларыннан башка гына металл ватыгын кабул итү һәм саклау пунктын урнаштырган икән.

Физик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) һәм 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Аңа шулай ук әлеге закон бозу очракларын юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән. Эш материаллары Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенә һәм салым хезмәтенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International