“Татарстан Республикасының экология-география үзенчәлекләре”. Сарман районында фәнни-гамәли конференция узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 1нче гимназиясендә ТАССР оештырылуга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада ВУЗлар укытучылары, укучылар, студентлар, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Конференция кысаларында педагоглар һәм фәнни җитәкчеләр өчен “Укыту-тәрбия процессында табигать-география фәннәрен өйрәнүдә һәм экологик культура булдыруда инновацион мәгариф технологияләреннән файдалану” дигән темага “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Мәктәп укучылары өчен “Нефть эшкәртүче территорияләрнең экологик проблемалары”, “Кеше экологиясе”, “Мин дөньяны танып беләм”, “Минем юлым – географиягә таба” дигән юнәлешләр буенча секцияләр эшләде. Аларда мәгариф оешмаларында белем алучыларның чыгышлары тыңланып, фикер алышулар булды. Чарада катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International