Чиста табигать – сау планета! 16нчы гимназиядә экология дәресе үткәрелгән

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучыларында әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып, “Мин һәм әйләнә-тирә мохит. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага экология дәресе үткәргән. Табигатьне саклау белгечләре 16нчы татар-инглиз гимназиясендә укучыларга көнкүрештәге гадәтләребезнең планета һәм анда яшәүчеләр иминлегенә ничегрәк йогынты ясавы турында сөйләгәннәр. Балаларга шулай ук су, һава, туфракның барлык тере организмнар, шул исәптән безнең өчен дә бик мөһим булуын аңлатканнар. Моннан тыш табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшергәннәр. Кыскасы, дәрес бик җанлы төстә үткән һәм  укучылар әйләнә-тирә табигать мохитендә үзләре өчен күп яңалык ачкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International