Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара үткәрелде. Видеоконференция режимында узган чарада Казаннан, шулай ук Татарстанның муниципаль районнарыннан эшмәкәрләр катнашты. Аларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе җитәкчесе Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры ярдәмчесе Энҗе Мөхәммәдиева, “Росприроднадзор” Идел-Кама төбәкара идарәсенең экологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Кадрия Хисмәтуллина табигатьне саклау законнарын бозуны профилактикалау һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләрен аңлатты.
Эшмәкәрләр игътибарына агымдагы 2019 елда төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге эшен алып бару, экологик экспертиза үткәрү, шулай ук административ хокук бозулар буенча җәза чаралары нәтиҗәләре буенча чыгышлар тәкъдим ителде.