ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Судан ничек дөрес итеп проба алырга? Атмосфера һавасын ничек сакларга? Түбән Кама районының “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсенә йөрүче балалар әнә шул хакта һәм табигатьне саклауга кагылышлы башка бик күп әйберләр белүгә ирешкән.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 124 мөрәҗәгать кергән. Шуның 31е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә ике оешмада экология законын бозуны ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә беренче сыйныф укучылары белән кеше кулы кагылудан сакланып килүче территорияләр – тыюлыклар турында сөйләгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия үткәргән.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәре 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Табигатьне сакласак – тормыш-яшәешебезне саклап калачакбыз” дигән темага экология дәресе узган. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре укучыларга табигатьне саклауның ничек мөһим булуы, аны саклау өчен нинди чараларның күрелергә тиешлеге турында сөйләгән.

Казан шәһәренең Совет районында ясап куелган законсыз чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең бер миллион сумнан артып китүе исәпләп чыгарылган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт шәһәре Шевченко урамында калдыклар яндыру турында хәбәр алынган.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгышы территориаль идарәсе хезмәткәрләренең туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару фактын ачыклауларын искә төшерик.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төп капиталга инвестицияләр буенча лидер. Татарстан Республикасы әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International