Александр Шадриков: Куйбышев сусаклагычында су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре үзгәртелергә тиеш

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Куйбышев сусаклагычында су биеклеген 51 метрдан түбәнгә төшермәскә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе киңәйтелгән утырышы кысаларында министр Александр Шадриков Су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре проектына кертүгә планлаштырыла торган үзгәрешләр турында сөйләп үтте. Ул гамәлдәге Кагыйдәләрнең инде 1983 елда ук кабул ителүен, шуңа күрә инде күптән үзгәрешләр таләп итүен билгеләп үтте. Әлеге мәсьәлә өстендә, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимнары турында тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләләре буенча булдырылган ведомствоара комиссия  кысаларында, “Росводресурсы” ведомствосы белән берлектә эш алып барылачак.

Министр үзенең чыгышы барышында шулай ук агымдагы елда 6 су объектында су басу зоналары чикләрен билгеләү эше алып барылганлыгын, шулай ук 12 су объектының 600 чакрымнан артыграк озынлыктагы яр буе сызыклары чикләре билгеләнгәнлеген искәртте. Хисап чорында су законын бозуның 653 очрагы ачыкланып, барлыгы 7 миллион сумнан артыграк күләмдә штрафлар салынган, 7 җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International