Җир асты биләмәләренә – автоматлаштырылган контрольлек. Александр Шадриков йомгаклау коллегиясе кысаларында “Җир асты биләмәләре” БДАМС булдыру турында белдерде

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

 “Программа комплексының беренче модуле булдырылып, сынап та каралды инде. Ул лицензия шартларын үтәү вакытына автомат рәвештә контрольлек итү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология министры Александр Шадриков. Системаны алга таба үстерү һәр этапта чимал чыгышының законлы булу-булмавын, аны сатып җибәрү бәясен күзәтү һәм шул рәвешле бу өлкәдә салымнарны әйбәтрәк, күбрәк җыю мөмкинлеге бирәчәк. “Әлеге системаны булдыру процессында федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү буенча зур эшләр башкарырга туры киләчәк”, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. Александр Шадриков лицензияләү өлкәсендә 2020 елга бурыч сыйфатында җирле әһәмияттәге җир асты биләмәләреннән файдалану хокукына үткәрелә торган аукционнарны электрон мәйданчыкларга күчерү бурычын атап үтте. Бу процедураның үтәкүренмәлелеген тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, диде ул.

Министр шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 171 нче карары кысаларында теркәлгән, үз ихтыяҗлар өчен гомумтаралган файдалы казылмалардан файдаланырга ниятләнү турында уведомлениеләр саны арту тенденциясе күзәтелүен басым ясап әйтте. Әлеге карар буенча хисап чорында казылма байлыкны чыгару күләме коры җирдә гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензияле чыгару күләменең  42%ын тәшкил иткән.

“2019 елда бюджетта файдалы казылмалар чыгаруга салымнан керем узган елдагы белән чагыштырганда 15%ка кимрәк булган, бу гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару күләме кимүгә бәйле”, – дип билгеләп үтте министр. Муниципаль районнар файдалы казылмалар чыгаруга салымнан кергән акчаны  әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны юкка чыгаруга җибәрә – хисап елында бу максатка 15,4 миллион сум бүлеп бирелде, диде ул.

2020 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, кайбер җир асты биләмәләреннән файдаланучылар тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларның декларацион бәясен базардагы уртача бәягә карата киметүне ачыклау максатыннан чыгып, Федераль салым хезмәте идарәсе белән берлектә ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтүне планлаштыра. “Файдалы казылмалар чыгаруга салым кеременең 2 тапкырдан күбрәккә артуы шушы эш нәтиҗәсенә әйләнергә тиеш. Шул рәвешле  файдалы казылмалар чыгаруга салым кереме 182 миллион сумнан артып китәргә мөмкин”, – дип басым ясап әйтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International