Кошларга кыш чыгарга ярдәм итәбез!

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Чистай районының 16нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар җимлекләр күргәзмәсендә катнашкан. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары катнашкан. Җимлекләр сабыйлар һәм аларга ярдәм итүчеләрнең иҗади рухы, таланты нәтиҗәсендә төрледән-төрле һәм бик тә матур килеп чыккан: төрле ысул белән, төрле материаллардан эшләнгән. “Сабыйларда экологик аң-белемнәр булдыру, канатлы дусларыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү – акциянең төп максаты әнә шул”, – дигән фикердә экологлар. Балалар тәрбиячеләре һәм инспекторлар белән ишегалдына җимлекләр элеп куйган һәм канатлы дусларны кайгыртырга вәгъдә биргән. Кышлаучы кошларны ашату канатлы дусларыбызга ярдәм генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтү-тәрбияләү эше өчен дә бик мөһим әле. Шул рәвешле балалар кышны бездә үткәрүче кошкайлар турында күбрәк белүгә ирешә, аларны тышкы кыяфәте һәм үзенчәлекләре буенча танырга өйрәнә, әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйлелекләренә төшенә, – ди тәрбиячеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International