Казанда энергияне сак тоту һәм экологияне саклауны пропагандалау буенча форум узачак

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 17-19 мартында энергетика ресурсларын нәтиҗәле-сак тоту һәм экологияне саклау буенча Татарстан Халыкара форумы үткәрелә. Идел буе федераль округында энергетика, энергияне нәтиҗәле тоту һәм ресурсларны саклау буенча бик зур халыкара чара бу. Россия Күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге билгесе белән билгеләнгән чараны үткәрүгә федераль хакимият органнары ярдәм итә.  Аны оештыручылар – Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте. Форум кысаларында түбәндәге чаралар планлаштырыла:

- “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” 21нче халыкара махсус күргәзмәсе;

- “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” 15нче махсус күргәзмәсе;

- “Энергетика ресурсларының нәтиҗәсе һәм энергияне сак тоту” 20нче халыкара симпозиумы.

Форумда катнашу өчен сайтта (https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/1091136/) теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International