Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3724 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 1150 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган. Бүгенге көндә республика буенча шундый 200ләп акция үткәрелгән.
Кара тимер ватыклары, тимер калдыклары, люминесцент лампалар. Яр Чаллыда кабул итү пункты хуҗасы боларның барысын да туфракка туплап барган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 210 кв. метр тәшкил итә.
«70 еллар азагы – 80 еллар башында Камадагы су дәрәҗәсе бик югары күтәрелгәч, без көймәләрдә йөри идек», – дип искә ала Түбән Кама дамбасы янындагы дача участоклары хуҗаларының берсе Глеб Гафуров. Тиздән дамба тузуы аркасында суның тискәре йогынтысы турында Пробуждение, Ильинка, Дмитриевка торак пунктларында яшәүчеләр һәм бакчачылар онытачак.
Экологлар караган вакытта территориядә җир асты байлыкларыннан файдаланылмаган, скважина эшләми торган хәлдә булган.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гражданнар мөрәҗәгате буенча калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәү очрагы ачыкланган. Чүп-чар Ленинград урамы буенча 300 кв. метрдан артык мәйданда теркәлгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама сусаклагычында рейд үткәрде. Алар тарафыннан ком-вакташ токымнарын эзләү һәм чыгару өчен лицензиясе булган җир снарядының агымдагы елда эшләр башкару өчен килештерелгән блоктан читкә чыгуы ачыкланган.
Бетон эшләнмә ватыклары, полиэтилен пленка һәм агач калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә чүп-чар өеменә тап булган.
Лицензиясе булмаган базада кара һәм төсле тимер калдыкларын кабул итә торган мәгълүмат расланганнан соң, хәбәр полициягә тапшырылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә Шоссейная урамы буенча кабул итү пункты территориясе тикшерелгән, 181 кв. метр мәйданда тимер ватыкларын туплау факты билгеләнгән.
Аппарат киңәшмәсе кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында территориаль идарә башлыгы Наил Гарипов хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, идарә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыра.