Чаллы компаниясенә су алу скважинасын законсыз бораулаган өчен 300 мең штраф билгеләнгән

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Экологлар караган вакытта территориядә җир асты байлыкларыннан файдаланылмаган, скважина эшләми торган хәлдә булган.

«Су алу чыганагы консервланмаган һәм тампонлаштырылмаган, бу җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу булып тора. Оешма милекчесе урында булмау сәбәпле, скважина документлары күрсәтелмәде», – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары. 

Әлеге факт буенча юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.9 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган, штраф билгеләнгән. Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Исегезгә төшерик, «Җир асты байлыклары турында»гы законның 11 статьясының 1 өлеше нигезендә җир асты байлыкларын файдалануга тапшыру лицензия рәвешендә махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә. Ул хуҗасы тарафыннан алдан килешенгән шартларны үтәгәндә билгеләнгән вакыт эчендә җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International