Әлмәттә экологлар законсыз эшкуарлык эшчәнлеген чикләгән. Тимер базасына бик салынган

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Лицензиясе булмаган базада кара һәм төсле тимер калдыкларын кабул итә торган мәгълүмат расланганнан соң, хәбәр полициягә тапшырылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә Шоссейная урамы буенча кабул итү пункты территориясе тикшерелгән, 181 кв. метр мәйданда тимер ватыкларын туплау факты билгеләнгән. Моннан тыш, участок периметры буенча явым төшем һәм кар суларын әйләнә-тирәлек өчен куркынычсыз агызып җибәрүне тәэмин итә торган канализация системасының да булмавы теркәлгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары тупланган вакытта таләпләрне үтәмәү факты буенча административ эш алып бара (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше), законсыз эшкуарлык турындагы эшне полиция хезмәткәрләре тикшерә. Тимер ватыкларын кабул итү базасын тикшерү тәмамланганчы, аны бик астына куйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International