Күптән көтелгән проект: Түбән Кама дамбасын реконструкцияләү 500 артык кешене су басу зонасыннан чыгарырга ярдәм итәчәк

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

«70 еллар азагы – 80 еллар башында Камадагы су дәрәҗәсе бик югары күтәрелгәч, без көймәләрдә йөри идек», – дип искә ала Түбән Кама дамбасы янындагы дача участоклары хуҗаларының берсе Глеб Гафуров. Тиздән дамба тузуы аркасында суның тискәре йогынтысы турында Пробуждение, Ильинка, Дмитриевка торак пунктларында яшәүчеләр һәм бакчачылар онытачак. «Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында ярларны саклау корылмасында күптән көтелгән үзгәртеп кору эшләре бара.

«Проектны гамәлгә ашыру 2020 елда 66,6 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы акчалары хисабына башланды, – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский. – Койма дамбасын реконструкцияләү эшләре 2 елга исәпләнгән. Эшләрнең гомуми бәясе 900,8 млн сум тәшкил итә».

«Елгадагы су дәрәҗәсе гел үзгәреп торганга күрә, бу билгеле бер куркыныч тудыра, чөнки шул ук вакытта дамба үзе дә юыла. Ул үзендә бик зур басым кичерә, әлбәттә инде, бу аның җимерелүенә китерә. Авария хәле барлыкка килмәсен өчен каралган да инде бу эш», – дип хәбәр итте Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов.

Объектта эшләр тулы куәтенә бара. 2107 метр озынлыктагы участокны яңартырга кирәк, бу елга билгеләнгән эшләрнең өчтән ике өлеше башкарылган инде.

«Бу проект бакчачылар өчен көтеп алынган, бик кирәкле. Ел саен яз башында алар әйбер утыртудан курка, чөнки Камадагы су күтәрелеп ташый иде. Су басу зонасында дистәләгән мең бакча бар. Бакчачыларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә яши, шуңа күрә дамбаны ныгыту бик мөһим», – дип ассызыклады «СНТ-Нижнекамск» ассоциациясе рәисе Илһам Булатов. «Бу республика Хөкүмәте, шәһәр хакимияте тарафыннан үз вакытында кабул ителгән карар. Хәзер без тыныч йоклыйбыз, тынычлап әйбер утыртабыз, яшелчә культуралары үстерәбез», – дип өстәде Глеб Гафуров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International