Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3543 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 1139 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Хөрмәтле балыкчылар, балык кәсепчелеге хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Балыкчы көне белән котлыйм!
Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында хокук бозучының гамәлләреннән 2 миллион 137 мең сум зыян килгән. Исегезгә төшерик, 970 кв.м. мәйданлы кишәрлектә лицензия булмаган килеш вак таш алу факты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан быелның февраль аенда ачыкланган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының Көек авылында кара туфрак төяп торган самосвал кузовына тап булган. Экологлар килгән вакытта алынган грунтта кара җир сатылуы турында белдерү куелган булган.
«Автостоп» операциясе республикада сулыкларның пычрануына юл куймау максатында дәвам итә. Чираттагы рейд Идел елгасының су саклау зонасында, Тәтеш шәһәре территориясендә үткәрелде.
Узган тәүлектә Татарстан территориясендә – Әлмәттә сәүдә-күңел ачу комплексында һәм Казанның Промышленная урамы, 3 адресы буенча урнашкан бинада берьюлы 2 янгын чыккан. Һаваның торышын бәяләү максатында, һәлакәт булган урыннарда экологлар да оператив эшләде.
Хокук бозу координаталарын күрсәтеп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша фотографияләр алынган.
Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткан җирләрне торгызалар. Авылның 6 мең кешесе быел ук уңай үзгәрешләрне сизәчәк. Проект «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча ликвидацияләнгән беренче объект булачак.
Әлмәт районының Сосновка авылында су объектына ирекле керү мөмкинлеген чикләү очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 868 хокук бозу очрагын ачыклаган. Күзәтчелек Казан шәһәре, Зеленодольск, Лаеш, Биектау, Питрәч һәм Югары Ослан районнары территориясендә башкарылган.