Татарстанлылар Бөтенроссия экологик диктантында катнашу өчен чакырыла!

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Теләге булган һәркем: мәктәп укучылары, студентлар, компанияләрдәге хезмәткәрләр, әйләнә-тирә мохит өлкәсендәге экспертлар, шулай ук хакимият вәкилләре экологик диктант - 2020 яза ала. Чара 2020 елның 15-16 ноябрь көннәрендә булачак һәм Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә туры китереләчәк. Үзеңнең экологик белемнәреңне оффлайн һәм онлайн рәвештә  https://экодиктант.рус/ порталында тикшерергә мөмкин.

Экодиктантта Татарстан Республикасының 400дән артык гомуми белем бирү оешмасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты карамагындагы учреждениеләр үзләренең катнашачагын раслады инде. Экологик диктант язу өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре 8 ябык оффлайн-мәйданчык (Министрлыкның үзәк бинасында һәм территориаль идарәләрдә) теркәде. «Чиста булачак» һәм «Рус география җәмгыяте» иҗтимагый экологик оешмалары активистлары өчен экодиктант шундый ук форматта оештырыла.

Эшләрне бәяләүдә Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты белгечләре катнашачак. Экодиктант узу өчен барлыгы 45 минут вакыт бирелә.

Бөтенроссия экологик диктанты Федерация Советы, «Равноправие» АКО, «Федераль балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ тарафыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Росмолодежь тарафыннан расланган балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирү буенча чараларның бөтенроссия җыелма календарь планы кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International