Буа шәһәренең мәктәпкәчә балалары экологик белемнәрен тулыландырган

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтеп, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгытканнар, урманнарыбызда яши торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышканнар. Буа шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында «Без – яшь экологлар» дигән экологик КВН үткәрелгән. Балалар интерактив уенда кызыксыну һәм активлык күрсәткән. Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары катнашучыларның белемнәрен бәяләгән һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International