Казанда Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруга багышланган конференция уза

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген IT-паркта «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый-әһәмиятле инициативалар» республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Катнашуга турыдан-туры яки видеоконференцэлемтә аша кушылырга тәкъдим ителде.

Конференциянең пленар өлешендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә: «Без 2001 елда Татарстан парламенты карары белән рәсми рәвештә республиканың Хартияне гамәлгә ашыра башлаган беренче төбәк булуы белән горурланабыз. Бу карар белән без гражданнарның тормыш сыйфатының югары стандартларына ирешүгә, сәламәт икътисадый һәм экологик мохитне тәэмин итүгә стратегик курска тугры булуын расладык». Парламент башлыгы шулай ук Җир хартиясен кабул итү экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлкәсендә закон чыгару процессына уңай импульс бирде, дип тә ассызыклады.

«ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эшчәнлеге ТР Дәүләт Советы карары кабул ителүнең беренче көннәреннән үк башланды, аның нигезендә Татарстан Җир Хартиясе принципларын гамәлдә куллану һәм гамәлгә ашыру буенча дөньяда беренче төбәк булды, аларның үтәлеше белән тыгыз бәйләнгән», – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский. Хартиянең бер принцибын тормышка ашыру өчен - балаларны һәм яшьләрне тотрыклы үстерү өлкәсендә белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү өчен республика территориясендә 103 экологик үзәк булдырылган һәм эшли. Аларның эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү өчен «Мәктәптә экология» проекты гамәлгә ашырылган. Республиканың 7 югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән, аларда булачак экологларны укыталар; җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлек алып барыла. «Без экологик белем бирү һәм агарту эшчәнлеге җәмгыятьнең тотрыклы үсешендә мөһим фактор булып калуын тулысынча аңлыйбыз һәм шуңа бәйле рәвештә үсеп килүче буынга басым ясыйбыз», – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады.

Пленар утырышка нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучылар исеменнән Россия төбәкләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте: «Хартиянең потенциалы, документ мөмкинлекләре ахыргача ачылмаган. Без Россия төбәкләрендә Хартияне бөтен җирдә практик куллануда инициатор булырга тиеш дип уйлыйм. Ышанам ки, киләчәк буыннар өчен тынычлыкны саклап калырга телибез икән, без даими рәвештә Хартия нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International