Форум Федерация Советы һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы, Арктиканы үстерү буенча дәүләт комиссиясе, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм башка профильле ведомстволар, шулай ук Арктика зонасында эшчәнлек алып баручы төбәк хакимият органнары, компанияләр, коммерциясез һәм фәнни-тикшеренү оешмалары, мәгариф учреждениеләре ярдәмендә һәм алар катнашында «Полярниклар ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.
Программа структурасы Россия Федерациясенең Арктикада 2035 елга кадәрге дәүләт сәясәте нигезләренең максатлары һәм юнәлешләре нигезендә формалаштырылган. 35 эш чарасыннан тыш, форум мәйданчыгында киң тематикалы экспозиция оештырылачак. Демонстрация-күргәзмә стендларын Россия Арктикасын үстерү өчен мөмкинлекләрне тәкъдир итүче Арктика төбәкләре һәм эре компанияләр тәкъдим итәчәк.
«Арктика: бүгенгесе һәм киләчәге» Х халыкара форумы программасы проекты www.forumarctic.com рәсми сайтында урнаштырылган. Форумның эш программасында доклад белән чыгыш ясау буенча тәкъдимнәр 2020 елның 20 ноябренә кадәр expert@aspolrf.ru адресы буенча кабул ителә.