Төтенләгән. Менделеевск эшкуары чүп чыгарган өчен штрафка тартылган

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Мич торбасыннан чыга торган төтен менделеевлылар игътибарыннан читтә калмаган. Бу хакта алар шунда ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына хәбәр иткәннәр. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары торбаның автосервис өчен кулланыла торган бокстан чыгуын ачыклаган.

Пычраткыч матдәләр ташландыкларына инвентаризация үткәрмәгән һәм объектны исәпбенә куймаган өчен шәхси эшкуар дәүләт инспекторлары тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү» дигән 8.6 статьясы һәм «Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга гариза, исәпкә алу белешмәләрен актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру йөкләмәсен үтәмәү яисә үз вакытында үтәмәү» дигән 8.1 статьясы буенча беркетмәләр төзелгән. Ачыкланган бозуларны 1 ай эчендә бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International