Александр Шадриков табигый ресурслардан файдалану өлкәсендә коррупция күренешләре белән Татарстанда ни рәвешле көрәш алып барылуы турында сөйләде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашында брифинг узды. Журналистларга табигый ресурслардан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә коррупция куркынычларын киметү эше, шулай ук Экология министрлыгының коррупциячел хокук бозуларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Александр Шадриков коррупциянең потенциаль чагылышларының берсе буларак, сәнәгать җирләре категориясенә, шулай ук су саклау зоналарында урнашкан участокларны күчермичә, карьерлар эшләү өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларын куллануны атады. Ел башыннан бирле җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 300 артык хокук бозу очрагы ачыкланган, штрафларның гомуми суммасы 26 млн. сумнан артык.

«ТР Куркынычсызлык советы утырышы беркетмәсе нигезендә җир кишәрлекләрен саклауны контрольдә тоту муниципаль берәмлекләр вәкаләтендә. Әмма барлык районнар да бу йөкләмәне үтәми», - дип билгеләп үтте министр. Бүгенге көндә тиешле норматив хокукый актларны эшләү һәм кабул итү эше 20 районда гына алып барылган, 8 муниципалитетның нигезләмә проектлары килештерү стадиясендә тора. 13 район мәгълүмат бирмәгән, 4 район, дәүләт күзәтчелегенең федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкаләтенә караган булуына сылтап, беркетмә пунктын үтәмәгән.

Министр, Экология министрлыгы инициативасы буенча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Прокуратурасы белән берлектә, РФ Җинаять кодексының «Урлау» 158 статьясы, «Законсыз эшкуарлык» 171 статьясы һәм «Вазифа вәкаләтләрен арттыру» 286 статьясы буенча җинаять эшләре кузгату практикасы эшләнде, дип өстәде.

Инспекторлар куллана торган IT-технологияләр: фототозаклар, квадрокоптерлар, видеога теркәү җайланмалары, GPS кабул итү чыганаклары суд процессларында тәкъдим итү өчен максималь тулы дәлилләр базасын формалаштырырга мөмкинлек бирә. «2019-2020 еллар чорында Министрлык 1018 суд эшендә катнашучы булды, 1,5 меңнән артык суд утырышында катнашты. Шул ук вакытта прокуратура органнарыннан кергән 350 артык материал каралды», - дип хәбәр итте министр. Министрлык тарафыннан башкарыла торган эшчәнлекнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшырту өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 4.5 һәм 28.7 статьяларына, 23.22 һәм 23.23 статьяларына, 7.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары эшләнгән.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның бары тик 13%ында гына җир кишәрлекләренең барысы да сәнәгать җирләренә күчерелгән, ә 2020 елның 1 октябренә бу күрсәткеч 33% тәшкил итә. «Җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнар үткәрү процедурасының үтәкүренмәлелеген тәэмин итү максатларында, аларны электрон мәйданга күчерү максатында, аукционнар турында яңа нигезләмә эшләнде», - дип ассызыклады спикер. Ул хәбәр иткәнчә, җир асты байлыклары буенча электрон аукционнар процедурасын Татарстан Республикасы Россиядә беренчеләрдән булып керткән. Экология министрлыгының 5 ГР статистика хисаплылыгын кабул итү эше аерым билгеләп үтелде: «2019 елның узган чорында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар Министрлыкка 284 лицензияле кишәрлек буенча әлеге форманы җибәрергә тиеш иде, шуларның 45се буенча хисаплылык үз вакытында тапшырылмады. 95 участок буенча гомумтаралган файдалы казылма чыгаруның килештерелгән күләменнән тайпылу очраклары ачыкланды, 5 участокта казылма чыгару авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җирләрдә алып барылган, 8 участок буенча тау эшләрен үстерүнең килешенгән планы булмаган. Шулай ук бирелгән мәгълүматны тикшерү барышында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны исәпкә алуның төгәл булмаган 5 очрагы ачыкланды. Бердәм җаваплылыкны көчәйтү максатында, 2020 елдан башлап 5 ГР статистика хисаплылыгы формасы җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ягыннан гына түгел, маркшейдерлар тарафыннан да имзалана».

Брифинг барышында спикер шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның бер юридик заттан лицензияне икенчесенә үзгәртеп рәсмиләштерү хокукыннан явызларча файдалану фактлары ачыклануын да хәбәр итте. Юридик затны гамәлгә куючы затны алмаштырган булып, җир асты байлыклары кишәрлекләрен яшерен рәвештә сату эше алып барыла, шуның нәтиҗәсендә республика бюджетына тиешле салымнар керми. Моннан тыш, җир асты байлыкларыннан файдаланучы затлар сәүдә йортлары һәм аффилир компанияләр төзү юлы белән, НДПИ киметү максатында гомумтаралган файдалы казылмаларның бәясен дә киметә икән. «Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларның уртача бәясе 1 кубик метры өчен 50 сум тәшкил итә, статистика бәясе исә 1 кубик метры өчен – 300 сум. Хисаплардан күренгәнчә, Татарстан Республикасы бюджетына керә торган НДПИ күләмнәре 182 миллион сумга киметелгән», - дип йомгаклады министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International