Татарстанның яшь натуралистлары арасында узган конкурсларда җиңүчеләр билгеле булды

2020 елның 30 октябре, җомга

Төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл аркасында Татарстан Республикасында яшь натуралистлар слеты онлайн-форматта узды. Апрель аеннан сентябрь аена кадәр гомуми белем бирү оешмалары укучыларына һәм педагогларына ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, оештырылган конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Конкурс гаризалары республиканың 25 муниципаль районыннан 162 катнашучыдан алынды. Конкурс финалистлары тарафыннан эшләрне онлайн-яклау кысаларында җиңүче проектлар билгеләнде.

«Тыюлык сукмаклары буйлап» (барлыгы 15 проект):

1 урын: Зәйнетдинова Диана Геннадьевна, Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе, приз: проектор;

2 урын: Гафурова Гөлчәчәк Канәфи кызы, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Алших урта мәктәбе, приз: планшет;

3 урын: Нәбиев Рәсил Газиз улы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Галактика» балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге, приз: смартфон.

 

«Фәнни-тикшеренү эшләре» (барлыгы 52 проект):

1 урын: Миңнеголова Ләйлә. Проект: төче су экосистемаларын микропластик кисәкләре белән пычрату (Казансу елгасы мисалында), приз: акыллы колонка;

2 урын: Вафина Ясмин. Проект: мобиль җайланмалар өчен экологик юнәлешле кушымталар навигаторы, приз: акыллы сәгать;

3 урын: Гәрәев Булат. Проект: ТР Буа районы территориясендә байбаклар колониясен өйрәнү, приз: тышкы аккумулятор;

жюридан махсус приз: Чиркова Диана. Проект: Түбән Кама шәһәренең шәһәр яны урман паркындагы рекреация зоналарының үлән катламының дегрессия дәрәҗәсе, приз: Татарстан Республикасы кошларын билгели торган атлас китабы.

 

«Яшь натуралистлар 2020» (барлыгы 14 отряд):

1 урын: «Эколь» командасы, Олы Шыңар урта мәктәбе;

2 урын: «Стрела» командасы, Апас урта мәктәбе;

3 урын: «Поколение Эко» командасы, Урыссудагы 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Җиңүче командалар приз сыйфатында профессиональ метеостанцияләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International