Түбән Камада яраксыз батарейкаларны җыю буенча беренче «ЭкоСфера» кабул итү пункы ачылды

2020 елның 30 октябре, җомга

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, «Кориб Металл» ҖЧҖ директоры Олег Коробченко һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты. 

«ЭкоСфера» – хәтәр калдыклар белән эш итүне оештыруда заманча алымны гамәлгә кертүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән, элек имзаланган килешүләр кысаларында тормышка ашырыла торган куркыныч калдыкларны имин һәм нәтиҗәле утильләштерү өчен шартлар тудыруга һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерүгә юнәлдерелгән сынау проекты.  Исегезгә төшерәбез, тиешле килешүгә Татарстан Республикасы Президенты һәм «РосРАО» ФДУП арасында имза салынган иде. Республика өчен мөһим булган әлеге документ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатында, соңыннан Федераль экологик оператор белән «Кориб Металл» ҖЧҖ арасында да килешү төзелде.  

Ел саен республикада 315 000 берәмлек яки 9 000 тонна эшкәртелгән автомобиль аккумуляторы җыела, аларда якынча 70% кургаш, 13% электролит, 10% пластмасса һәм сепаратор һәм кәгазь калдыклары бар. Әлеге компонентларны утильләштерүгә җибәрергә кирәк, дип саный белгечләр. Моннан тыш, аккумуляторлы батарейкаларда кургаш, кислота, селте кебек матдәләр бар, алар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә. Экологик куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган аккумулятор батарейкаларын кабул итү пунктлары челтәрен үстерү файдаланылган ток чыганакларын утильләштерүгә тапшырырга, шул рәвешле табигатьне сакларга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International