Бүген ТР Экология министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча яңа төзелгән Совет президиумы белән беренче эшлекле очрашу булды

2020 елның 11 декабре, җомга

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә органының төп бурычы – югарыда күрсәтелгән өлкәдә оештыру һәм хокукый мәсьәләләрне хәл итү. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, җир асты байлыкларыннан файдалануда тәртип урнаштыру Министрлыкның өстенлекле бурычы булып тора. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен тиешле категориягә күчерүгә һәм проект документларына туры китереп рекультивация үткәрүгә игътибар бирелә. Лицензияле кишәрлекләрне һәм аларның чикләрендә башкарыла торган эшләрне яраштыру максатында лицензия контроле гамәлгә ашырыла, аның нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларыннан файдаланучыга җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелә.

Президиум әгъзалары Совет төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте, анда җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны кызыксындырган барлык актуаль мәсьәләләрне хәл итеп булачак.

Киңәшмәнең беркетмә карарлары соңрак Министрлык сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International