КДЭУда Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы» эшли башлады

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

«Кайнау ноктасы» – ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның төп бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проекты. Ачылу тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Табигать саклау ведомствосы башлыгы КДЭУ җитәкчелегенә мондый уникаль проектны оештырган өчен рәхмәт белдерде: «Глобаль фикерләү һәм локаль эш итү – нәкъ менә Казан энергоуниверситеты традицияләрендә, – дип ассызыклады ул. – Һәм мине, республикабызның экологиясе һәм табигый ресурслары өчен җавап бирүче ведомство җитәкчесе буларак, университетның циркуляр икътисад темасы үсешендә беренче булуы бик сөендерә».  Министр дискуссия мәйданчыкларындагы яшь катнашучылар табигать саклау ведомствосы тарафыннан хупланачак һәм тормышка ашырылачак яңа кыю идеяләрне әзерләр дигән өмет белдерде. 

«Кайнау ноктасы» проект офисы галимнәр, бизнесменнар һәм технологик эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр әгъзалары һәм студентлар өчен билгеләнгән. Бу мәйданчыкларда алар тәҗрибә, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләре белән уртаклаша, шулай ук яңа үсеш модельләрен бергәләп эшләп, үз проектларына эксперт бәясен ала алачак.

Мондый проект илнең 61 төбәгендә эшли инде, алар арасында Санкт-Петербург, Иваново, Петрозаводск, Новосибирск, Владивосток, Хабаровск, Томск һәм башкалар бар. 2020 елда аларда 12 меңгә якын чара үткәрелгән, аларда 400 меңнән артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International