Әлмәт экологлары карьерны чүплеккә әйләндерергә ирек бирмәгән

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә калдыкларны туфракка ташлаган компаниянең гаепле булуын раслаган. Хокук бозучыга карата 100 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Төзелеш чүп-чарын АЗС реконструкцияләү объектыннан чыгару фактын экологлар квадрокоптер ярдәмендә билгеләгән. Барлыкка килгән бетон ватыкларын КамАЗ автомобиле иске карьер территориясенә алып барган һәм чүп өеме рәвешендә 25 кв.м. мәйдандагы туфракка бушаткан. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозган өчен компанияне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Хокук бозу очраклары инспекторлар тарафыннан теркәлгәннән соң, чүп-чарны оператив рәвештә бетергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International