ТР Экология министрлыгында «Федераль экологик оператор» белән эшлекле очрашу узды

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Федераль экологик операторы» ФДУП, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк имзаланган Татарстан Республикасы һәм «РосРАО» арасында Хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында I һәм II хәтәрлек классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасына тест үткәрелә, анда республиканың кайбер предприятиеләре катнаша. «ФЭО» ФДУП Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлеге базасында I һәм II класс хәтәрлегенә караган терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча куәтләр булдырылган. 

Киңәшмә барышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча алга таба хезмәттәшлек итү, республика территориясендә тупланган экологик зыян объектларын бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук, монда билгеләп үтелгәнчә, предприятиеләргә, оборона-сәнәгать комплексы белән эш итү турындагы законнарның яңа нигезләмәләре үз көченә кергәнче, Федераль экологик оператор белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырырга кирәк. Бу система алар белән эш итүгә төгәл контроль булдырырга һәм аларны иң яхшы уңайлы технологияләр һәм экологик практикалар принципларына туры килә торган куәтләрдә эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Федераль экологик операторның каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә кузгатылды, эшлекле очрашуда аларның да вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International