Тукай районында су объектының яр буе саклык полосасында берьюлы ике хокук бозу очрагы ачыкланган

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Шилнә елгасына керү урынын чикләү очрагын ачыклаган. Тикшерү барышында ике җир кишәрлеге милекчеләренең табигать саклау законнарын бозуы ачыкланган.

Су кисеменнән 5 метр ераклыкта физик зат койма урнаштырган, бу исә 2006 елның 3 июнендәге 74-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган РФ Су кодексының 6 статьясының 6 һәм 8 пунктларын бозу булып санала. Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасыннан һәркем файдалана алырга тиеш. 5 метрдан башлап (кечкенә елгалар янында) 20 метр киңлектәге (зур сулыклар янында) су участогы хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буендагы барлык коймалар һәм киртәләр законсыз булып тора. Хокук бозган өчен җир кишәрлеге милекчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Гаепле затка койманы сүтәргә туры киләчәк. 

Икенче физик зат янында экологлар су объектының яр буе саклык полосасында төзелеш калдыкларының туплануын, ә тикшерү барышында елгага дренаж суларын агызуны да ачыклаган. Милекче судан файдалануга карар рәсмиләштермичә, торбаны үз белдеге белән бакчага су сибү өчен билгеләнгән кое суыннан чыгарган, бу исә су тулып, алга таба елгага агып төшүгә, нәтиҗәдә, туфракның уңдырышлы катламын юдыруга китергән. Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 һәм 7.6 статьялары буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән, шулай ук су объектының яр буе саклык полосасын тиешле таләпләргә китерү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International