ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, аларның иҗат берләшмәләрен, шулай ук география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыра торган оешмаларны һәм предприятиеләрне «Хрустальный компас» илкүләм премиясен алу конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 2021 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә.

Карны тиешсез урынга бушатканнар. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Совет районының Константиновка торак биләмәсендәге Тынычлык урамы янәшәсендә законсыз урнаштырылган карт көртләренә тап булган.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Арча районы Кәче авылында җир казучыларның эше законлымы? Гражданин бу хәлне ачыклауны сорап экологларга мөрәҗәгать иткән. Шаһит видеога экскаватор-төягеч һәм грунт ташучы КамАЗны төшереп алган.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Речник» бакчачылык ширкәте территориясе янында законсыз кар ташлау очрагын теркәгәннәр. Участокны тикшерү барышында, кардан тыш, территориягә төзелеш калдыкларын да ташлау очрагы ачыкланган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 150 кв.м. тәшкил итә, күләме – 45 куб.м.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Иске Гәрдәле авылы янында узган рейд барышында табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган.

«Маленькая страна» европоселогында яшәүчеләр Министрлыкның «кайнар линиясенә» агынты су агызылуы турында хәбәр иткән. Халыкны «Алан» ДНТ яныннан ага торган елганың саргылт төсе пошаманга салган.


10
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары 2021 елның бәйрәм һәм ял көннәрендә нон-стоп режимында эшләвен дәвам итте. Инде гыйнварның беренче яртысында ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә берничә хокук бозу очрагы ачыкланган.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Тагын бер ел узып бара, гамәлгә ашырылган проектлар, яңа багланышлар һәм истә калырлык мизгелләр тагын бер ел артта кала. Йомгак ясап, традиция буенча, үзебез өчен яңа үсеш перспективаларын билгелибез һәм киләчәккә планнар корабыз.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы президиумы белән быел соңгы очрашу булып узды. Башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Матбугат конференциясен министр Александр Шадриков үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International