Татарстанлыларның 2020 елда гамәлгә ашырылган проектлары «Хрустальный компас» илкүләм премиясенә лаек була ала

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, аларның иҗат берләшмәләрен, шулай ук география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыра торган оешмаларны һәм предприятиеләрне «Хрустальный компас» илкүләм премиясен алу конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 2021 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә.

Катнашуны теркәү өчен www.rus-compass.ru сайтындагы теркәлү формасын алырга кирәк. Тутырылган форма проектның электрон материаллары белән бергә premiya.compass@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Материалларның күләме А4 форматындагы 20 биттән артып киткән очракта, проектны бастырып чыгарылган рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 350051, Краснодар шәһәре, Рашпилевская урамы, 333, а/т 1777. Мультимедияле презентация булдыру проектка карата мәҗбүри таләп булып тора, аның күләме – 50 мб, ә слайдлар саны 20дән артмаска тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 10 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк:

- Фәнни казаныш (илкүләм география, экология, этнография, туган якны өйрәнү өлкәсендә тикшеренү);

- Мәгърифәт (география, экология, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә белем бирү программасы; фәнни-популяр лекторийлар, форумнар, яшьләр лагерьлары оештыру һәм үткәрү, агарту фильмнары һәм башка мультимедиа проектлары булдыру);

- Табигый ресурсларны һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча

иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы аң формалаштыру; табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлтелгән проект);

- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирәлекне саклау һәм торгызу; әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгы һәм аңа булган тискәре йогынтыны киметү; эшчәнлектә ресурсларны сак куллану өлкәсендәге проект);

- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт, экспедиция оештыру һәм үткәрү);

- Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән мәкаләләр, радио һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);

- Нәшер (Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, открыткалар тупланмалары; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару);

- Фотохезмәтләр (тематика буенча фотохезмәтләр, фотолар сериясе);

- Гражданлык позициясе (илкүләм мирасны саклауга шәхси өлеш керткән өчен премия. Тәкъдим итү эксперт советы әгъзалары инициативасы белән игълан ителгән катнашучылар арасыннан гамәлгә ашырыла);

- Иң яхшы региональ проект (Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән социаль-мәгълүмати, агарту проекты).

«Иҗтимагый танылу» номинациясендә җиңүче премия сайтында интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Катнашу турында тулырак https://rus-compass.ru/join/ сайтында, шулай ук әлеге телефоннар буенча: +7 (800) 700-18-45; +7 (861) 213-10-61.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International