«Речник» бакчачылык ширкәте тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Речник» бакчачылык ширкәте территориясе янында законсыз кар ташлау очрагын теркәгәннәр. Участокны тикшерү барышында, кардан тыш, территориягә төзелеш калдыкларын да ташлау очрагы ачыкланган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 150 кв.м. тәшкил итә, күләме – 45 куб.м.

Хәзерге вакытта җир участогы хуҗасы тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. «Калдыкларны кабат китереп ташлау һәм кар туплау очраклары күзәтелмәде», – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International