Тукай районында «Алан» ДНТ янында сары инеш ачыкланган

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

«Маленькая страна» европоселогында яшәүчеләр Министрлыкның «кайнар линиясенә» агынты су агызылуы турында хәбәр иткән. Халыкны «Алан» ДНТ яныннан ага торган елганың саргылт төсе пошаманга салган. Ачыкланган пычракның ихтимал сәбәпчесен экологлар хуҗалык-көнкүреш агынтыларын агызу белән аңлата.

Хәзерге вакытта бу факт буенча ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында ТР кодексының «Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм башка объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләм белән капланудан һәм арыкланудан саклауны тәэмин итәрлек итеп җиһазландыру таләпләрен үтәмәү» дигән 8.45 статьясында каралган бозу билгеләре буенча административ тикшерү эше кузгатылган. Ташландык чыганагын ачыклау эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International