Александр Шадриков татарстанлыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлый!

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Тагын бер ел узып бара, гамәлгә ашырылган проектлар, яңа багланышлар һәм истә калырлык мизгелләр тагын бер ел артта кала. Йомгак ясап, традиция буенча, үзебез өчен яңа үсеш перспективаларын билгелибез һәм киләчәккә планнар корабыз.

2020 ел безнең барыбыз өчен дә авыр булды, үзгәрешләр безнең эшчәнлекнең барлык өлкәләренә диярлек кагылды. Шуңа да карамастан, республикабызның экологик иминлеген тәэмин итү эше бер генә көнгә дә туктатылмады. Бу дәүләт экология күзәтчелеге дә, «Экология» илкүләм проекты һәм «РФ су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында яңа объектларны гамәлгә ашыру да. Хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану өлкәсендәге максатчан чараларга барлык дәрәҗә бюджетлардан, шул исәптән предприятиеләр инвестицияләреннән 11 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелде. Һәм бу Идел буе федераль округы субъектлары арасында табигатьне саклауга кертем буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик шартларда безнең халык белән традицион хезмәттәшлек форматы да үзгәрде. Акция һәм өмәләр гражданнарны күпләп җыймыйча гына башкарылды, барлык конкурслар да онлайн-форматка күчерелде. Тик, хәтта мондый үзгәрешләр дә сезнең активлыкка йогынты ясый алмады. «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты акцияләре кысаларында гына да территорияләрне җыештыру эшендә 100 меңнән артык татарстанлы катнашты, сезнең ярдәм белән 1,5 мең км яр линиясе чистартылды. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклауда да сезнең өлешегезне билгеләп үтмичә булмый – гражданнарыбызның сизгерлеге аркасында табигатькә каршы бик күп җинаятьләргә чик куела.

Яңа елда безнең хезмәттәшлек газиз табигатебез хакына ныгысын гына, ә гражданнарның экологик инициативалары артсын иде! Тынычлыкта, матурлыкта һәм гармониядә яшәвегезне телим, һәрберебезнең тырышлыгы үзебез өчен дә, киләчәк буыннарга да Татарстанның табигый байлыкларын саклауга юнәлтелсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International