Экологлар Тукай районында санкцияләнмәгән кар чүплеген ачыклаган

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Иске Гәрдәле авылы янында узган рейд барышында табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган. Санкцияләнмәгән кар чүплегенең гомуми мәйданы 370 кв. метр тәшкил итә, күләме – 480 куб. м. Хәзерге вакытта экологлар тарафыннан административ тикшерү эше алып барыла. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше нигезендә, рөхсәтсез кар чүплекләрен урнаштырган өчен юридик затларга 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр штраф яный. 

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнарын бозу очраклары турында Татарстан халкы республиканың экологик иҗтимагый кабул итү системасына хәбәр итә ала. Хокук бозуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкцияләнмәгән чүплек урнаштыру, су объектына керүне чикләү, сулыкны, туфракны, атмосфера һавасын пычрату очраклары) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-   eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет аша кабул итү системасына;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International