Арча районында санкцияләнмәгән җир эшләре туктатылган

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Арча районы Кәче авылында җир казучыларның эше законлымы? Гражданин бу хәлне ачыклауны сорап экологларга мөрәҗәгать иткән. Шаһит видеога экскаватор-төягеч һәм грунт ташучы КамАЗны төшереп алган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге фактны табигать саклау таләпләрен бозу дип раслаган. Сигналга оператив җавап бирү шактый зыян китерүне булдырмаска мөмкинлек биргән – белгечләр килгән вакытта бозылган җирләрнең мәйданы 16 кв. метр тәшкил иткән.

Карар кабул итү һәм чаралар күрү өчен барлык материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International