Экологлар Казанда чираттагы законсыз кар чүплеген ачыклаган

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Карны тиешсез урынга бушатканнар. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Совет районының Константиновка торак биләмәсендәге Тынычлык урамы янәшәсендә законсыз урнаштырылган карт көртләренә тап булган. «Китереп бушатылган карның якынча күләме 65 КАМАЗ тәшкил итә», – дип билгели экологлар. Кар чүплегенең урынын билгеләргә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре булышкан, алар Мамадыш трактында йөк автомобилен тоткарлаган. Автотранспорт чарасын йөртүчегә карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясының 1 өлеше буенча, административ җаваплылыкка тарту өчен, белдерү төзелгән. Шулай ук җир кишәрлегенең хокук иясе турындагы мәгълүматларны билгеләү өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International