Экологлар законсыз кар ташлау урыннарын күзәтүне көчәйтте

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары 2021 елның бәйрәм һәм ял көннәрендә нон-стоп режимында эшләвен дәвам итте. Инде гыйнварның беренче яртысында ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә берничә хокук бозу очрагы ачыкланган. Әйтик, Әлмәттә Герцен урамы буенча рөхсәтсез төзелеш калдыклары ташлау урыны ачыкланган. Константиновка торак биләмәсендә 130 кв. метр мәйданда 5 КамАЗ пычрак кар һәм төзелеш чүп-чарын ташлау факты теркәлгән.  

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең бер җир кишәрлегендә берьюлы ике хокук бозу очрагын ачыклаган. Башта Заречье проспекты буенча пычрак кар массаларын урнаштырганда йөк үзбушаткычы йөртүчесе эләккән, кабат рейд вакытында мәйдан буйлап экскаватор-төягеч әлеге карны таратып маташа торган булган. Рөхсәтсез калдыкларның гомуми мәйданы 280 кв. метр тәшкил итә, күләме – 146 куб.м. Җир кишәрлегенең хокук иясе турындагы мәгълүматларны билгеләү өчен, ТР буенча Росреестр идарәсенә рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән, транспорт чаралары хуҗалары Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясының 1 өлеше буенча административ материаллар төзү өчен Министрлыкның территориаль идарәсенә чакыртылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр урамнарыннан чистартылган карда реагентлар була. Эрегән сулар белән бергә алар туфракка эләгә, шулай ук якын-тирә су объектларын пычратырга мөмкин. Шуңа күрә пычрак кар массаларын, вакытлыча саклау өчен, шәһәр һәм район башкарма комитетлары билгеләгән махсус урыннарга гына чыгарырга мөмкин. Аларның адресларын ачыклау өчен район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Казанда исә әлеге максатлар өчен 2020-2021 еллардагы кышкы чорга 8 мәйданчык билгеләнгән. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Киров һәм Мәскәү районнары: Васильченко урамы, 41в, Путейская урамы, 10;

Вахитов һәм Идел буе районнары: Порт урамы (А.Халиков урамына таба);

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: Ф.Әмирхан һәм М.Миль урамнары киселеше (автобазар районында), Воровский һәм Короленко урамнары киселешкән урын;

Совет районы: Гадел Кутуй урамы, 157, Гадел Кутуй урамы (86 нчы йортның 1 корпусы янында), Дәрвишләр торак биләмәсе (КОМЗ артында).

Бүгенге көндә Казанда 6 кар эретү станциясе эшли.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International