2020 ел республика экологиясе өчен нәрсә белән истә калды? Бүген Александр Шадриков белән елга йомгак ясалды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Матбугат конференциясен министр Александр Шадриков үткәрде.

Аерым алганда, ведомство башлыгы Татарстан Республикасының «Экология» илкүләм проектында катнашуы, алдагы елларда гамәлгә ашыру өчен әзерләнә торган проектлар турында сөйләде.

«2020 елда Татарстан 4 федераль проектта катнашты, аны гамәлгә ашыруга 2,87 млрд.сум юнәлдерелде. Илкүләм проектның иң мөһим юнәлеше – су объектларын саклау, аның кысаларында Татарстанда 12 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде», – дип билгеләп үтте министр. Агымдагы елдан республикада тагын бер федераль проект – «Чиста ил» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Тискәре йогынтыны бетергән беренче объект Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычранган җирләр булды. Түбән Кама районының Прости авылында һәм Минзәлә шәһәрендә эшләр дәвам итә – төп эш башкарылган, рекультивацияләүнең биологик этабы көтелә.

«Уникаль су объектларын саклау» кысаларында яр буе территорияләрен чистарту акцияләре уздырылды, аларда 100 меңнән артык кеше катнашкан. 1,5 мең км артык яр линиясе чистартылган. «Вода России» бөтенроссия акциясен үткәрү нәтиҗәләре буенча Татарстан гражданнарның актив катнашуы буенча лидерлар өчлегенә керде.

Якындагы елларда, министр хәбәр иткәнчә, республикада тагын берничә масштаблы чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар арасында: «Водоканал» МУП чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләү, актив дегазация системасы булган Самосырово чүплеген рекультивацияләү, Түбән Кама сусаклагычындагы күл нефть ятмасының эшләмәүче торбаүткәргечләрен күтәрү, Лаеш районында Мишә елгасының уң як кушылдыгын чистарту, «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге оештыру.

Министр халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклауга юнәлдерелгән федераль максатчан программа кысаларында уздырылган табигать саклау чараларын аерым билгеләп үтте. Агымдагы елда Түбән Кама шәһәрендә 2 км артык озынлыкта озак көтелгән койма дамбасы реконструкцияләнгән. Шәһәр һәм шәһәр яны халкын, балаларны савыктыру буенча берничә лагерьне, йөзләгән бакча-яшелчәчелек участокларын һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын яклау тәэмин ителгән. Шулай ук Лаеш районының Имәнкискә авылында Куйбышев сусаклагычының Кама елгасы ярлары ныгытылган, 19 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International