Быел санитар-экологик икеайлык кысаларында вертолет белән тикшерү нәтиҗәсендә экологлар табигать саклау законнарын бозуның 100дән артык очрагын теркәгән. Казан, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау районнары территорияләрен карап чыгу буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов үткәрде.
Татарстан Республикасыннан 3 җиңүче һәм 15 призер – экология буенча узган Бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре әнә шундый. Чара 7 апрельдән 13 апрельгә кадәр Ставрополь краеның Төньяк-Кавказ федераль университетында (СКФУ) уздырылды. Анда республиканың 36 укучысы катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең 38нче «Аленький Цветочек» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Аналитик контрольлекнең махсус инспекциясе хезмәткәрләре экологик дәрес үткәргән.
Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары оператив рәвештә әлеге урынга барган. Участокны тикшергәндә, Чистай урманчылыгы вәкилләре белән берлектә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 һәм 8.6 ст. буенча табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыкланган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт районының урман территориясендә нефть продуктларын түгә фактына юлыккан.
Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында шул темага баланың әйләнә-тирә мохиткә уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән экологик дәрес үткәрелгән.
Буа шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Экоагартучылар көрәше» россиякүләм акциясе кысаларында «Безнең йорт. Бернәрсә дә артык түгел» дигән темага экология дәресе узган.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 940 мөрәҗәгать алынган.
«Буалар каскады» паркындагы су объектында нефть пленкасы. Бу фактны, планлы рәвештә пробалар алган вакытта, Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре ачыклаган.