Пристань урманының урман биләмәсен канализация суы баскан

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары оператив рәвештә әлеге урынга барган. Участокны тикшергәндә, Чистай урманчылыгы вәкилләре белән берлектә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 һәм 8.6 ст. буенча табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыкланган. Пычрануның гомуми мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре канализация коесы янәшәсендәге җирлек рельефыннан агынты су пробасы алынган. Закон бозу очрагы урман фонды территориясендә ачыклану сәбәпле, анализ нәтиҗәләре, чаралар күрү өчен, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International