Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәренең 1нче мәктәбендә экология дәресе уздырган

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Буа шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Экоагартучылар көрәше» россиякүләм акциясе кысаларында «Безнең йорт. Бернәрсә дә артык түгел» дигән темага экология дәресе узган. Чараның максаты – укучыларны көнкүреш гадәтләренең планетаның иминлегенә ничек йогынты ясавы белән таныштыру, көндәлек тормышта экологик яктан грамоталы тотышка мотивацияләү. Дәрес уен формасында узган, анда балалар төркемнәргә бүленеп, үзләрен үзләре, йортлары һәм планетаны кайгыртырга теләгән кешеләргә киңәш бирүче консультант ролендә сынап караган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International