«Кешенең хайваннар дөньясы белән бәйләнеше»

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында шул темага баланың әйләнә-тирә мохиткә уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән экологик дәрес үткәрелгән. Чараның максаты – балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга, табигый байлыклардан рациональ файдаланырга өйрәтү. Экология дәресе барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз районының флорасы һәм фаунасы белән танышкан, экологик мәсьәләләр чишкән. Шулай ук балалар әйләнә-тирә мохитне саклау турында листовкалар чыгарган, табигатьтә үз-үзеңне тотуның тыелган билгеләреннән эмблемалар әзерләгән һәм «Чиста булачак» темасы буенча иң креатив рәсем конкурсы үткәргән. Дәресләрдән соң балалар «Һәр кошка – үз өе!» акциясен уздырганнар һәм бакчалары территориясендә сыерчык оялары элеп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International