Татарстан укучылары – Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасыннан 3 җиңүче һәм 15 призер – экология буенча узган Бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре әнә шундый.  Чара 7 апрельдән 13 апрельгә кадәр Ставрополь краеның Төньяк-Кавказ федераль университетында (СКФУ) уздырылды. Анда республиканың 36 укучысы катнашты. 

Сынау вакытында укучылар тест һәм практик биремнәр үтәгән. Катнашучыларның белемнәрен Россия Фәннәр академиясе, илнең алдынгы югары уку йортлары, шул исәптән СКФУ вәкилләре бәяләгән. Олимпиада кысаларында укучыларны озатып йөрүче укытучыларга СКФУ галимнәре экологик белем бирүнең сыйфатын күтәрү тәҗрибәсен тәкъдим иткән. Шулай ук югары уку йорты кунаклары өчен крайның экология, туризм һәм туган якны өйрәнү үзәге һәм Ставрополь краеның Махсус саклана торган табигать территорияләре дирекциясе вәкилләре белән очрашулар да оештырылган.

Бөтенроссия олимпиадасы – укучылар өчен иң зур чара. Ул Россиядә генә түгел, ә дөньяда да катнашучылар саны буенча алда бара һәм 24 гомуми белем бирү предметын үз эченә ала. Дүрт ел гамәлдә булган олимпиада дипломнары, тиешле профиль буенча имтихан тапшырмыйча, Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керү хокукын бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International