Республиканың көньяк-көнчыгышында янә нефть түккәннәр

2021 елның 9 апреле, җомга

«Буалар каскады» паркындагы су объектында нефть пленкасы. Бу фактны, планлы рәвештә пробалар алган вакытта, Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре ачыклаган. «Агынтыларда нефть продуктлары булуның характерлы билгеләре бар», – дип хәбәр итә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары. Территорияне тикшерү өчен оператив рәвештә «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУП, «Капиталь төзелеш идарәсе» МУП, «Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ һәм Әлмәт шәһәренең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре җәлеп ителгән. Эшнең барлык шартларын билгеләү өчен, экологлар шулай ук яңгыр сулары канализациясе агынтыларыннан һәм «Буалар каскадасы» янындагы кое төбеннән дә пробалар алган. Анализ нәтиҗәләре нефть продуктлары буенча күрсәткечләрнең артык булуын күрсәткән. Административ тикшерү кузгатылган, пычрату чыганакларын эзләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International