Экологлар Автокаланың мәктәпкәч яшьтәге балаларына табигатькә сакчыл караш турында сөйләгән

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 38нче «Аленький Цветочек» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Аналитик контрольлекнең махсус инспекциясе хезмәткәрләре экологик дәрес үткәргән. Максат – балаларда табигатькә һәм анда кешенең урынына тулы караш формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяны ярату һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Чара барышында балалар материклар буенча мавыктыргыч сәяхәткә кузгалган, Кызыл Китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр белән танышкан. Шулай ук балалар файдаланылган батарейкаларның табигатькә нинди зыян китерүе турында белгән һәм үзләре дә әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашкан. Балалар 200 данә тирәсе кулланылган батарейканы утильләштерүгә тапшырган, шуның белән 185 керпе гомерен коткарып калган. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, актив катнашкан өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Яшь эколог» дигән истәлекле медальләр тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International