Алабуга предприятиесе атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган. Тикшерү вакытында металл әйберләрне кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиенең атмосферага зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруга тулы күләмдә инвентаризация үткәрелмәве, шуның белән «Атмосфера һавасын саклау турында» 04.05.99 ел, №96 Федераль законның 30 ст. таләпләре бозылуы ачыкланган.  

 

Моннан тыш, оешма исәп мәгълүматларын актуальләштерү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбеннән төшерү бурычын да үтәмәгән, бу исә «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 10.01.2002 ел, №7 Федераль законның 69.2 статьясын бозу булып тора.

 

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 ст. («Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга заявка бирү, исәп мәгълүматларын актуальләштерү өчен белешмәләр тапшыру буенча йөкләмәне үтәмәү яки вакытында үтәмәү») буенча һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 ст. («Шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмәләре төзелгән. Штраф билгеләнгән һәм бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International