Федераль су ресурслары агентлыгы РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән берлектә тематик рәсемнәр буенча «Төрле төстәге тамчылар-2021» Бөтенроссия балалар бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. Лениногорск шәһәреннән Полина Капитонова «Су сагында» махсус номинациясендә лидерларның берсе дип табылды. Жюри шулай ук Лениногорск шәһәреннән Лена Гамилова һәм София Агееваның рәсемнәрен дә билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия бәйгесе су ресурсларына сакчыл караш мәсьәләләренә багышланган иде һәм ул 1 июньнән 15 сентябрьгә кадәр рисуюводу.рф сайтында узды. 3,5 ай эчендә илнең барлык төбәкләреннән катнашучылар 8 500 дән артык эш җибәргән.
Җиңүчеләргә хобби-гипермаркетка сертификатлар тапшырылачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да бәйге партнерыннан дипломнар һәм бүләк сертификатлары алды. Киләсе «Төрле төстәге тамчылар» бәйгесе 2022 елның язында башланачак.