Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Экологик җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин булып китте. Чара барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты һәм багланыш юлларын билгеләде. Аерым алганда, атмосфера һавасы, су объектлары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлешендә экологияне саклау мәсьәләләре кузгатылды. Очрашу ахырында Азат Җиһаншинга, әйләнә-тирәлекне саклау буенча актуаль мәсьәләләрне җентекләп тикшерү өчен, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет составына керергә тәкъдим ителде. Үз чиратында, җитәкче тәкъдимне кабул итте һәм уртак эш аерым нәтиҗәләргә ирешергә, бүгенге көндә республика өчен аеруча актуаль булган бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.