ЭКОлидер бул! Конкурста катнашу өчен 15 ноябрьгә кадәр гариза бирергә өлгер!

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2021» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә. Анда катнашу өчен иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф булмаган гражданнар, шулай ук ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Предприятие, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- энергетика;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплекс;

- агро һәм урман сәнәгате.

 Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.

 Мәгариф оешмалары:

- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

 Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле (шул ук исемдәге Дәүләт мәгълүмат системасына багышланган).

 Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал;

- вакытлы матбугатта иң яхшы мәкалә.

«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» һәм «Массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурс төркемнәрендә акчалата призлар, калган номинацияләрдә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар каралган.

Конкурска гаризалар 2021 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2021 елның IV кварталына планлаштырылган.

Чара җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау максатында үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен: 8(843)2676822.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм шәхси эшкуарлар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anisa.Mannapova@tatar.ru;

- массакүләм мәгълүмат чаралары: Safiullina.Gulnaz@tatar.ru.  

Конкурс нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КОларга ярдәм» - Конкурслар - «Эколидер» – 2021» бүлегендә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2021-5552029.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International