Буа шәһәрендә тәрбияләнүче балалар «Песнәкләр көне»н билгеләп үткән

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары безнең төбәктә кошларның нинди төрләре яшәве турында сөйләгән. Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменә багышланган чара булып узган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышкан, кошларның әйләнә-тирә мохиткә китергән файдасы турында сөйләгәннәр. Нәниләр кошларның төрле тавыш чыгарып сайравы турында белгәннәр, моның өчен экологлар махсус рәвештә аудиоязмалар әзерләгән булганнар. Дәрес барышында балалар тематик табышмаклар чишкән, уеннарда катнашкан һәм хәтта үзләре дә «Кошларга кышны үткәрергә ничек ярдәм итәргә» дигән темага стена газетасы чыгарганнар. Мондый танып-белү дәресе ахырында экологлар балалар белән бергә балалар бакчасы территориясендә балалар һәм аларның әти-әниләре ясаган җимлекләрне элеп чыкканнар.

«Мондый чаралар балаларда кошларның төрлелеге һәм яшәү рәвеше турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итә. Балалар каурыйлы дуслары турында, бигрәк тә кышын аларны кайгыртырга кирәк булуы, нәни туганнарыбызны ашатырга онытмаска кирәклеге турында истә тотарлар дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International