Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ведомствоның территориаль идарәләре хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантыда катнашып, экологик белемнәрен сынап карады. Катнашучыларга фатиха биреп, ТР экология һәм табигать ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский, Министрлык хезмәткәрләре мондый экологик сынауда ел саен катнаша, чөнки бу үз белемнәреңне теориядә тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип билгеләде. Диктант офлайн-форматта үткәрелде. 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Биремнәрне үти алганнармы, юкмы, монысы соңрак билгеле булачак, ә инде иртәгә мондый тестны теләге булган һәркем уза алачак. Казанлыларны Горки-Әмәт урманының «Экодом»ында диктант язарга чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экология диктанты старт алды. Быел чара https://экодиктант.рус/ порталында онлайн һәм офлайн-форматта уза. Мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар һәм тармак ведомстволары белгечләре әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз белемнәрен тикшереп карый ала.
Тест 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр буенча барысы да катнашучы сертификатларын алачак, ә җиңүчеләргә махсус дипломнар биреләчәк.
Белешмә: Экологик диктант – ул ел саен үткәрелә торган проект, аның максаты – Россия халкының экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру һәм экология өлкәсендә волонтерлыкны үстерү. Диктант беренче тапкыр 2019 елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр мәктәпләрдә уздырылган булган. Россиянең 45 төбәгеннән 80 меңнән артык кеше акциянең пионерлары булган. 2020 елда катнашучылар саны 2,8 млн кешегә җиткән, ә география 85 төбәкне колачлаган. Аларның 62 сендә якынча 3600 офлайн-мәйданчык оештырылган, калганнары үзләренең экологик белемнәрен экодиктант.рус порталы ярдәмендә тикшереп караган.